Умный регион/Направления/Региональное многоязычие/Татарстан/tt

Материал c сайта НП «Викимедиа РУ»
Перейти к навигации Перейти к поиску
Тел/ Tel: русский · English · татарча / tatarça
Акыллы төбәк.РФ
Россия Федерациясенең региональ үсешен тәэмин итүдә
Викимедиа проектлары мөмкинлекләрен куллану

Баш бит   Проект турында   Идеология   Стратегия   Юнәлешләр   Компетенцияләр   Адымнар   Төбәкләр   Күптеллелек
Презентация слайдлары
[В]акыт җитте ки, ... тел фикерләү образларын тасвирлау ысулы һәм коралы сыйфатында гына калды. ... Үсештәге тел гадәттә көндәлек тормышының бар мохитләрендә аралашу өчен кулланыла. Бер генә мохитен дә - булсын берәр фән яки сәнгать өлкәсен, җитештерү яки хезмәтләр күрсәтү тармагын - бу телдә аралашудан (ягъни фикерләү образларын тудырудан) чыгару – аны төзелмәслек килеш сугып бәрү була, бу телне юкка чыгуга этәрә. ... [Кешеләрнең дөнья турындагы] яңалыкларны бу телдәге тәгъбирләрдән көтүләренә ашкынырга кирәк.[1]

Гайнулла Ф. Шәйхиев

"[Мәгърифәтчелек белән бәйле м]әсьәлә телдә генә түгел. Эш халкыбызга алга атлый алу өчен юл ачкан гыйльми нигез һәм халыкның белем дәрәҗәсендәдер."[2]

Исмәгыйль Гаспринский

"Яшьләрнең үзләрен мирас телләре белән тиңләштерү өчен, бу тел белән бәйле булган кызыксындыргыч кыланыш үрнәкләрен таба алулары зарур. Өй һәм мәктәп кебек тел кулланылыш мохите инде җитәрлек түгел, үткән турында ностальгия хисләренә нигезләнгән фольклор мәдәнияте бер дә кызыксындырмый. ...[Ү]з мәдәниятләрен һәм кызыксындыргыч кыланыш үрнәкләрен яшьләр үзләре генә булдыра ала."[3]

— Анника Пасанен, Янне Саарикиви

"Бүген кулланылган якынча 7000 телдән ... 5% тан әзрәгендә генә ... цифровой чорында да яшәүләрен дәвам итәргә мөмкинлекләре саклана бирә әлегә. ... Бу тикшеренүнең нәтиҗәләрен алдан кыскача шулай белдерергә була: Үз Википедиясе булмаган телнең шанслары юк."[4]

— Андраш Корнай

Викины үз кулларыбызга алабыз!
«Минем Татарстан» вики-марафоны (15.12-31.01):
Призлар фонды: 200 000 сум
ММЧ: Татар-Информ мәгълүмат агентлыгы, Татарстан - Яңа Гасыр һәм Россия.Татарстан ТВ каналлары
Эффект: Катнашучылар санына иң зур тәэсир Тат.Комиссия исеменнән районнар буенча җибәрелгән хат булды
Саннар: 126 кулланучы 1000 мәкалә булдырды
Квалификация: таләпләргә туры килгән x=>4 мәкалә
Финалистлар: 54 кулланучының 820 мәкаләсе
Нәтиҗәләр: Таләпчәнрәк «Татар 4.0», «Хатын-кызлар ае» һәм «Вики-яз» бәйгеләренең татар телле зачётларында актив катнашучылар
Ресурслар: методология, тәҗрибәле викимедиачылар ярдәме, халыкара статус
Ачыш: катнашкан кулланучы бите өчен электрон сертификат тамгасы һәм финалистларга призлардан тыш, катнашучыларның күпчелеге шулай ук берәр бастырырлык, имзалы һәм печатьле сертификатны аласы килә.
Татарстан Президенты яки Парламенты, төрле Татмедиа басмалары, Энциклопедия Татарика яки Россия Федерациясе дәүләт органнары сайтларындагы татарчасын яки башка мәгълүматларны җиңелчә төзәтәсегез киләме? Функционал әлегә кабызылмаган, соңрак яңадан кереп тикшерегез... Күпкә популярлырак Википедиядә исә инде ярый, хисап язмага кермичә дә була.

— Моның өчен призлар да бирәләр мәллә? Шәп!

Татарстанның гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле Вики-илчеләр клубына рәхим ит!

— Кайбер татар телле волонтёрлар үз грамоталарын инде алды да.

Тикшеренүләребез үз телләрен булдыра алган бар кешеләр, әлегә исеме бирелмәгән утрауларында яшәүче аборигеннар хәтта, дөньядагы бар әйберләр, аларның структурасы, элементларының бер-берсе белән мөнәсәбәтләре, һәм дә физика, математика һәм башка өлкәләрендә таң калдыручы феноменнарның эчтәлеген төшенгәннәре турында белдерү ясарга ышанычлы нигез бирә. ... Телләрен булдыра алулары белән үз бөеклеген мәңгегә раслаганнар ... Туктамый узгәреп торган дөнья турында бар мәгълүматны үз эченә алган берәр кеше теленә караганда, безнең очкычлар, атом бомбалар, санакларыбыз кебек ирешүләребезнең кыйммәте юк дәрәҗәсендә.[5]

Гайнулла Ф. Шәйхиев

"Телне һәм мәдәниятне саклау өлкәсендәге парадокс - үзгәрүләре аркылы гына сакланыла алуында. Үзгәрешләрдән фәкать үле (юкка чыккан) мәдәният һәм телләрне генә тулысынча саклап була."[6]

Annika Pasanen, Janne Saarikivi

Исән калу, шәхси һәм иҗтимагый уңышны тәэмин итү, тормыштан ләззәт алу өлкәсендә алдынгы практикалар җыентыгы

— Мәдәният

Туктамаган технологик прогресс аркасында алдагы елларда "дәүләт яки рәсми тел" статусы әһәмиятен югалта барачак:
  • Google Assistаnt виртуаль ярдәмчесе 44 телдә эшли (03.2020)
  • Google.Translate әйтелгәнне казакъ теленнән русчага тәрҗемә итә башлады (23.02.2021)
  • Француз телле видеолар өчен YouTube яхшы автоматик татар телле субтитрлар булдыра
  • Викимәгълүмат машина-укырлык күптелле семантик белем базасы ясалма интеллектка бирелгән сорауның асылын аңларга ярдәм итә (591 телдә)

— Ачык чыганаклар

Басма мәгълүматлары[править]

«Цифрлы ватандашлар чорында телләрнең һәм мәдәни мирасның чәчәк атуын тәэмин итү. Россия вики-волонтёрларының Татарстан Республикасы институтлары белән хезмәттәшлеге.»

презентациясе материаллары

Фәрһад Фәткуллин, frhd@narod.ru +79274158066

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, «Викимедиа РУ» энциклопедик белемне таратуга теләктәшлек күрсәтүче табышсыз партнерлыгы, Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме әгъзасы

Казанда 2021 нче елның 25-26 февраль көннәрендә узган Россия Федерациясе Иҗтимагый Палатасының милләт һәм диннәрара мөнәсәбәтләрен гармонизацияләү, РФ Иҗтимагый Палатасының мәдәни мирасны саклау һәм мәдәниятне үстерү мәсьәләләре буенча комиссияләре һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасының бердәм утырышы чикләрендә оештырылган «Этномәдәни һәм тел күптөрлелеген саклау һәм яклау — гомумроссия бердәмлеген көчәйтүнең иң әһәмиятле факторы» конференциясенең «Туган телләрне саклау, өйрәнү һәм укыту мәсьәләләре» секциясендә ясалырлык чыгыш өчен әзерләнгән

Россия Федерациясенең Ватандашлар Кодексының 1286 номерлы матдәсе нигезендә Creative Commons Attribution Share Alike ирекле лицензиясе шартлары буенча таратыла

Тезислар[править]

Белем икътисады чорында кеше игътибарын уңышларга ирешүгә мөмкинлекләрне ачкан телләрнең генә җәлеп итә алулары көтелә. Фикерләү мохите һәм коммуникация коралы сыйфатында уңай булган мәдәни дөньялар гына практик кыйммәтлеген саклый ала. Болар чикләнмәгән иҗади ирек һәм объектив чынбарлыкның концептуаль картасына ирешү мөмкинлеге белән әһәмиятле була. Матди булмаган мәдәни мирасны саклау, үстерү һәм тапшыру бар яшәгән буыннарның һәм иҗтимагый төркемнәрнең хезмәттәшлегендә генә башкарыла ала. Уртак тел мохите бар бу кулланучылар төркемнәре өчен әһәмиятле әйберләрне тасвирлаганда гына бәяләнә. Бар стейкхолдерларның тигез дәрәҗәдә аралашуын тәэмин итү өчен иң гади технологиясе Вики булса, аны кулланган мохитләр арасында иң уңышлысы — Викимедиа проектлары. Россия Федерациясе Иҗтимагый Палатасының алтынчы җыелышы күрсәткән ярдәме аркасында Россиянең викимедиачылары башкарган проектлары ешрак төрле төбәк һәм федераль дәүләт, иҗтимагый структуралары һәм ММЧлары тарафыннан активрак телгә алына башлады. Башка төбәкләр кебек үк, Татарстанда татар теленең һәм мәдәни мирасның цифрлы чорда саклау һәм үсешен тәэмин итү өчен Викимедиа проектлары мөмкинлекләрен куллану тәҗрибәсе туплана бирә. Чыгыш Республикада үсә торган бу алдынгы тәҗрибәне башта Татарстан халыклары, аннары Россиянең бар асаба халыкларының телләре һәм мәдәниятләре файдасына кулланырга тәкъдим итә. Моның өчен кирәк булган Викимедиа инфраструктурасы әзер, бу этаптагы мәсьәлә практик осталык һәм компетенцияләрне тапшыру, эксперт ярдәм һәм бәйсез эшчәнлекләрен дәвам итү өчен стимуллар оештыруда.

Контекст[править]

Цифрлы эра — виртуаль Вавилон. Беръюлы бар мәдәни дөньяларда яшәү чоры. Бу үзе дә чикләүче фактор: яшәү өчен башкалар белән тигез дәрәҗәдә кулланыла алырлык телләрнең генә мөмкинлеге сакланыла. Зур мәдәни һәм икътисади үзгәрешне таләп иткән чынбарлык. Шул ук арада тормыш рәвеше үзгәрә. Элек җәмгыятьнең үсеше өчен кирәкле инфраструктура (әйтик 26 томлык Заманча рус әдәби тел сүзлеге яки 35 томлык Зур Россия энциклопедиясе, бар фәнни журналлар һ.б.) җаваплылыкны үзәкләштерү яки бүлү ысуллары ярдәмендә булдырыла ала иде. Мәгълүматның җитештерү экспоненциаль үсүгә яңа белемнең барлыкка килүе дә күпкә тизләнә — элекке әкрен бюрократик модельләр техник һәм финанс ягыннан эшләми башлый. Моннан тыш, элекке ысулларны куллану берәр яклардагы бар асаба телләрне (Татарстан Республикасы өчен 8, Россия Федерациясе өчен 200гә якын һәм планетабыздагы 7100+) саклый алу өчен шансны да калдырмый. Тик кешеләрнең күп буыннарындагы чиксез вәкилләре туплаган һәм без сөйгән телләргә сеңдергән мәдәни белем хәзинәләреннән баш тарту да кабул ителмәслек. Бу мәсьәләне чишү өчен юлны табу зарур.

Уртак ярдәмчел телләр матрёшкасы — илкүләм (Грузиядә гөрҗичә), макротөбәк (элекке СССР илләрендәге русча) яки глобаль (инглизчә) — тәкъдим иткән коммуникацион мөмкинлекләр кыйммәте ап-ачык. Балаларының болар белән танышу, үз итү һәм алар ачкан мөмкинлекләрне файдаланудан бер аңлы ата-ана каршы чыкмас. Кимендә илкүләм дәрәҗәдәге өстәлгән кыйммәт тудырмаучы телләрдә контент булдыру һәм яңартып килү (бәйле лингво-мәдәни вәзгыятьнең озын мөддәтле тормышын тәэмин итү) берәр җирле мәсьәләләрдә чагыштырмача өстенлек казану теләүчеләр өчен генә кызыклы инвестиция була ала. Россиянең Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыгы 2020 нче елның 18 декаберендәге уздырган форумында татарча вики-мохитен үстерү өлкәсендә Татарстан пилот тәҗрибәсе турында чыгыш ясалган иде (татарча слайдлар һәм викихәбәр). Шуннан соң Татарстанда киң танытылган «Минем Татарстан» (15.12-31.01, нәтиҗәләр) һәм гамәлдәге «ТАТАР 4.0» (21.02-15.04) Татарча Википедия проектлары чикләрендә өстәмә тәҗрибә тупланды. Охшаш механизмнар ярдәмендә Республиканың бар башка җирле асаба халыклары телләренең киләчәген дә тәэмин итүдә кулланырга була.

Викимедиа мохите тәкъдим иткән технологик мөмкинлекләрне, 20-ләп ел дәвамында тупланган тәҗрибә һәм эшкәртелгән методологиясен цифрлы ватандашлар чорда Татарстан халыкларының лингвистик һәм мәдәни мирасының озын-мөддәтле яшәешен тәэмин итүдә куллану түбәндәге шартларда аеруча урынлы:

  • «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» (2021, Татарстан Республикасы), якынлашучы «Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы һәм фольклоры елы» (2022, Россия Федерациясе) һәм «Асаба халыкларының телләре мәсьәләләренә багышланган халыкара унъеллыгы» (2022-2032, БМО),
  • цифрлы мохиттә күптеллелекне саклау һәм үстерү өлкәсендә тупланып килүче халыкара фәнни-практик тәҗрибәне тасвирлаучы әдәбият,
  • төрле ил-төбәкләрнең вики-җәмгыятьләре (шул исәптән Россия һәм Татарстанда) җирле иҗтимагый һәм фәнни институтлар, киңәш, канунбирү һәм башкарма хәкимиятләр белән хезмәттәшлектә башкара торган уңышлы проектлар, һәм
  • Викимедиа хәрәкәтенең үзенең идеалларына нигезләнгән тигез хокуклы күптелле дөнья максатына ирешүгә юнәлгән миссиясен башкару чикләрендә глобаль дәрәҗәдәге төрле БМО институтлары белән актив хезмәттәшлеге (ЮНЕСКО, БМО Кеше хокуклары, БСО/ВОЗ һ.б.).

Татар телле вики-инициативалар[править]

Уңышлы киң күләмле тел активизмы өчен алшартлар[править]

Берәр мәдәни дөньяның ватандашы булу кемлеген (ягъни берәр феноменның кыйммәтлелеге тойгысын) саклауның үз бәясе бар, моның өчен таләп ителгән шәхси торышлык ачык файда белән акланырга тиеш. Кемлекләрне үстерү һәм саклау үзенчәлекләре буенча бренд-менеджмент специалистлары тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итү урынлы.

Берәр тел һәм бәйле мәдәни белем мохите гадәттә боларны үзләштергән җәмгыятьтә актив кайнаган шәхесләр өчен генә кыйммәтле. Цифрлы чор кешеләрне беръюлы бар телләр, этномәдәни белем һәм охшаш мохитләр сулары белән юылган утрауга охшаш. Боларның аерым берәве кулланучыга үзен бәйле этнолингвистик мәдәниятнең патшасы дип хис итү мөмкинлеген бирү дәрәҗәсендә генә кызыксынуны уята ала. Димәк телләребезне бүген һәм киләчәктә потенциаль кулланучыларны бәйле иҗтимагый-мәдәни дөньяларны уңышлы гына идарә итүләрен тәэмин итүче бар кирәк ысуллар белән коралландыруыбыз зарую.

Мәдәни белемне саклауда җәмгыятьнең роле һәм аны бу өлкәдәге алдынгы практикалар белән таныштыру, кирәкле белем һәм күнекмә-компетенцияләрне үзләштерүне, моның өчен инициативаны үз кулына алу әзерлеген тудыруны тәэмин итү кирәклеге түбәндәгеләргә нигезләнә:

Үз җәмгыятенә хезмәт итүче һәр бер дәүләт өчен үз ватандашлары арасында вики-активлыгын үстерү отышлылыгы түбәндәгесе белән аңлатыла:

  • җәмгыять вәкилләре кыйммәтле дип санаулары аркасында төрле мәдәни белемнең саклау һәм буыннан-буынга тапшырылуын дәүләткә йөкләтергә тели, тик соңгының моны гарантияләү өчен хәттә технологик мөмкинлеге юк — җәмгыятьнең вики-активлыгы бу әхлакый җаваплылыкны кире чын хуҗасына кайтара;
  • кешеләр гадәттә үз өйләре белән горурлана, нәтиҗәдә җирле вики-волонтёрлар һәм аларның дуслары илегезне һәм мәдәниятегезне дөньяга дәүләтләр үзләре башкарган программалардан нәтиҗәлерәк таныта ала;
  • үз туган якны һәм аның мәдәниятне халыкара дәрәҗәдә тасвирлауда катнашу берәүнең бәйле мәдәни кемлекне үз итү һәм җирле чынбарлыклар өчен җаваплылык хисен үстерүгә этәрә, ягъни эчке берлек һәм бердәмлелек мәсьәләләренә дә позитив тәэсир итә.

Телне яшәтүгә юнәлгән вики-волонтёрлык[править]

Викимедиа проектлары гаиләсе

Лингвистик һәм мәдәни белемне документлауга юнәлгән волонтёрлык җәмгыятькә хезмәт итүнең бер төре булып тора. Бу эшчәнлеккә гадәттә мохитнең яхшыруы өчен кирәкле инфраструктураны булдыруда катнашырга әзер һәм теләгән кешеләр тартыла. Викига өлеш кертү — күмәкләшкән белем җитештерү өлкәсендә глобаль дәрәҗәдә публик иҗат. Катнашу өчен мотивация һәм торышлык кирәк булса, процесста исә игътибар, яңа ысулларны үзләштерүгә әзерлек, мәгълүматны эшкәртү һәм үз фикерләрне белдерү сәләтләре көчәя.

Төрле яшь төркемнәрендәге мөхәррирләрнең төп катнашу мотиваторлары аерылып тора:

  • олы буын — үзләре туплаган белемен сакланылуын һәм киләчәк буыннарга тапшырылуын тәэмин итүче проектка кертү,
  • урта яшьлеләр — үзләре туплаган белемнәре систематизация һәм критик анализ,
  • яшьләр — үзләренең сәләтләрен күрсәтү, җәмгыять күзләрендә кыйммәтле өлешләренең танылуы.

Индивидуаль катнашучыларның активлык дәрәҗәсе шулай ук күп терле иҗтимагый һәм матди мотиваторлар белән билгеләнә, тышкыларының иң көчлесе буларак шәхси өлешләренең кыймәтлелеген җәмгыять тарафынна рәсми танылуы булып тора кебек. Викимедиа проектларының принциплары һәм тәртипләренә нигезләнгән уртак хезмәттәшлек мохите һәрбер катнашучыга өлеш керткәннәре тел бүлегенә карата хуҗаларча карый башлый. Проектлар тематик фокусы буенча аерыла (энциклопедия, сүзлек, сәфәр гиды, хәбәрләр, күмәкләшеп белешмәлекләр һәм белем бирү материалларын булдыру аланы, белем бирү курсларны оештыру порталы, семантик белем базасы, ирекле текстлар һәм мультимедиа саклагычлары һ.б.), аерым бер телдәге бүлеге яки компоненты эффектив цифрлы тел оясы функциясен башкара.

Белемне тарату, иҗтимагый хәбәрдәрлек дәрәҗәсен күтәрү һәм шәхси белемне арттыру өлкәсендә Викимедиа проектларының глобаль тәэсире бик зур. Ирекле белем экосистемасының башка катнашучылары белән бергәләп исә алар ахыр чиктә гомуми лингвистик тигезлек, һәр кешенең шәхси күптеллелеге һәм күпмәдәниятлелеген тәэмин итү өчен иң гади, һәркем куллана алырлык кораллар булып тора.

Викимедиа проектларындагы Татарстан халыклары телләре[править]

Үз мохитле «Россия халыклары телләрендәге Википедияләр» җәмгыятенә соңгы арада алтай телле версиясе кушылды https://alt.wikipedia.org/
Россия халыклары телләрендәге Викимедиа проектлары күпчелек очракта Россиянең төбәк яки түбәнрәк дәрәҗә рәсми яки җирле телләр белән кызыксынган викимедиачылар тарафыннан үстерелсә дә, техник яки эксперт ярдәм күрсәтүче, ара-тура эчтәлек белән баетучы башка илләрдәге коллегаларның өлеше дә безгә бик әһәмиятле.

Татарстан халыкларының күпчелек телләре өчен нигез Викимедиа инфраструктурасы инде гамәлдә. Шул телләрдә сөйләшә һәм яза белүче волонтёрлар тематик проектларының үз телле бүлекләрне үстерүгә керешүләре туган телләрен төрле проектлар идарә системалары, уртак белем базасы, медиафайлларны тасвирлау, дөнья картасындагы объектларны тамгалау һ.б. кулланулар өчен юлны ачачак. Бу мохит эчендә телнең уңышлы үсеше киләчәк этапка — виртуаль ярдәмчеләр эчендә куллану, E-gov дәүләт хезмәтләре һәм башка цифрлы сервисларга эләгүен тәэмин итәчәк. Бүгенге көндә төп эшчәнлек сөйләшүчеләргә бәйле компетенцияләрне тапшыру, аларны эксперт ярдәм белән тәэмин итү һәм бәйсез эшчәнлекләрен төрле стимуллар белән ныгыту.

  • 8 Татарстан өчен җирле халык теле: башкортча, марича, мукшыча, русча, татарча, удмуртча, чуашча һәм эрзәчә.
  • 19 Татарстанның төп милләтләре телләре: татарлар, руслар, чуашлар, удмуртлар, мордвалар (эрзя һәм мукшылар), марилар, украиннар, башкортлар, азәрбайҗаннар, үзбәкләр, әрмәннәр, таҗиклар, белоруслар, яһүдләр, алманнар, казакълар, гөрҗиләр, кыргызлар
  • 37 Татарстан халыклары ассамблеясендә катнашучы милли-мәдәни автономия халыклары телләре: алманнар, азәрбайҗаннар, әрмәннәр, ассириялеләр, әфганнар, башкортлар, белоруслар, болгарлар, бурятлар, вьетнамлылар, гарәпләр, гөрҗиләр, греклар, дагъстанлылар, ингушлар, казакълар, кореялеләр, крәшеннәр, кыргызлар, лезгиннар, марилар, месхет төрекләре, мордвалар (эрзя һәм мукшылар), осетиннар, поляклар, руслар, таҗиклар, татарлар, төрекләр, төркмәннәр, удмуртлар, үзбәкләр, украиннар, һиндстанлылар, чеченнар, чуашлар, яһүдләр.
  • Республикада яшәүче бар башка халыклар телләре

Тәкъдимнәр[править]

Мәскәү викимедиачылары Россия Федерациясе Иҗтимагый Палатасы вәкилләре белән очраша (30.01.2018)

Россия Федерациясе Иҗтимагый Палатасының алтынчы җыелышы ярдәме белән россияле вики-волонтёрлар:

Бар бу эшчәнлек региональ җитәкчеләр, Федераль Җыенының Федерация Шурасы, Россия Федерациясе Президентының тулывәкаләтле вәкиле, РФ Чит ил эшләре министрлыгы игътибарын һәм яклавын җәлеп итте, хәттә РФ Президенты йөкләмәләр исемлегенә керде.

Татарстанның актив вики-волонтёрлары җирле стейкхолдерларның ярдәм сорауларына һәм хезмәттәшлек чакыруларына булдырганы кадәр уңай җавап биреп тора. Җирле тәҗрибәне ил күләмендә тарату өчен, тупланган белем һәм компетенцияләрне башка төбәкләргә һәм халыкларга россияле викимедиачыларның (халыкара дәрәҗәдә Викимедиа Россия дип танылган "Викимедиа РУ" табышсыз партнёрлыгы) Россиянең Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык (ФАДН России), илнең ЮНЕСКО комиссиясе, Россия җирле (асаба) халыклар телләрне саклау фонды һәм башка урынлы федераль дәрәҗә институтлар белән системалы хезмәттәшлектә оештыру урынлы.

Россия җирле телләрне вики-мохиттә үстерү тәҗрибәсе рус телендә «Умный вики-регион» проекты чикләрендә тасвирлана бара.

Ресурслар, методология һәм башкару өчен юл харитасы[править]

  • Викимедиа проектларының тел җәмгыятьләренә бәйле эшчәнлекне тәэмин итүче электрон мохитне булдыру һәм кайгыру кирәге юк. Серверлар һәм башка ярдәм экосистеманың мәңге хезмәт итүе өчен җаваплылык хәйрия белән җыелган акчасына эшләүче Викимедиа Фонды җилкәләрендә — соңгы арадагы еллык бюджеты якынча $100 миллион доллар, шул ук арада үз эндаумент капиталы да $90 миллион долларны узды.
  • Аерым тел бүлеге җәмгыяте эчендә конструктив климатны тәэмин итү һәм төрле хезмәт функцияләрне башкару (категоризация, төрле мөрәҗәгатьләр һәм башка җәмгыять оештырган процедураларны кайгыру) актив тел җәмгыяте арасыннан гамәлдәге тәртипләр буенча сайланган тәҗрибәле волонтёрлар җилкәләрендә ята.
  • Проектларның төп ресурслары буларак коллектив интеллектуаль иҗат өчен уңайлы мохит һәм актив мөхәррирләр җәмгыятендәге ягымлы мөнәсәбәтләр климаты. Дөнья буенча яшәгән коллегаларга тематик вики-ярдәм өчен мөрәҗәгать иткәндә, берәр проектның аерым тел бүлегенә конструктив өлеш халыкара хөрмәткә конверсияләнә. "Без синең белән уртак вики-каннан".
  • Тематик Викимедиа проектында катнашу кызыксындырган тел мохитендә үзегезнең дөньяны тасвирлау мәсьәләсендә шәхси халыкара хезмәттәшлек булып тора. Дөньяның төрле илләрдә һәм торак пунктларында яшәгән виртуаль коллегаларның ярдәме һәм үзегезне чын дөнья кешесе дип хис итә башлау белән үскән тойгы көч бирә.

Искәрмәләр[править]

  1.  (рус.) "[Н]астал момент, когда ... язык стал лишь инструментом, средством выражения образов мысли. ... Развивающийся язык находится обычно в общении во всех сферах жизненного цикла. Исключение хотя бы одной сферы, будь она разделом какой-то науки или искусства, производства или услуг, из общения на этом языке, т.е. из производства образов мысли, наносит языку непоправимый удар, способствует его вымиранию. ... Надо стремиться, чтобы новость ожидали из формулировок этого языка."
    Шайхиев Г.Ф. "Язык разума. Мы думаем и по-татарски, и по-русски, и по-английски..." Казань, изд-во «Хәтер»: 2000 ISBN 5-900004-83-X сс.230-231 Глава V Раздел 9 Асимметрия в эволюции мышления.
  2.  (кр.тат.) "Меселе тек тильде дегиль, иш, халкъымызгъа огге адымламагъа ёл ачкъан ильмий осюв ве халкънынъ бильги дереджесиндедир."
  3.  (рус.) "Для того, чтобы отождествлять себя с унаследованным родным языком, молодёжи требуются привлекательные образцы для подражания, связанные с этим языком. Такие сферы употребления языка, как дом и школа, уже не вполне достаточны, ностальгирующая по прошлому фольклорная культура нисколько не привлекает. ... [Т]олько молодёжь может сама создавать свою культуру и образцы для подражания."
    Замятин К., Пасанен А., Саарикиви Я. "Как и зачем сохранять языки России". / Часть III. "Пути сохранения языков под угрозой исчезновения. Практические советы", Глава "Преподавание на языке меньшинства в школе", раздел "Что кроме школы и после школы?", 162 с.
    ("Россия телләрне ничек һәм ни өчен сакларга". / III баб - "Юкка чыгу куркынычы янаган телләрне саклау юллары", "Мәктәптә азчылык телендә укыту" өлеше, "Мәктәптән тыш һәм мәктәптән соң нәрсә?" бүлеге, 162 б.)
  4. "Of the approximately 7,000 languages spoken today ... less than 5% ... can still ascend to the digital realm. ... To summarize a key result of this study in advance: No wikipedia, no ascent."Digital Language Death by András Kornai
  5.  (рус.) "Наши исследования позволяют заявить, что каждый человек, даже абориген безымянных островов, знает всё об этом мире, о его строении, структуре, взаимодействии в нём и содержание таких премудростей нашего восхищения, как физику, математику, и т.д., ибо он смог сотворить свой язык. ... он велик, создав свой язык. ... наши самолёты, атомные бомбы, компьютеры – оказывается, эти достижения ничто перед величием любого языка, ибо в его содержании уже есть всё из творящегося мира."
    Шайхиев Г.Ф. "Татарский язык за один день, или рассказ инопланетянина" Казань: 2000 ISBN 5-85264-026-3 pp.93-94 Глава II. Язык – это мировоззрение ("Татар телен бер көнендә өйрәнү, яки башка планета вәкиленең әкияте" / Бүлек II. Тел ул дөньяга караш).
  6.  (рус.) "Парадокс сохранения культуры и языка заключается в том, что они сохраняются исключительно путем изменения. Только мертвые языки и культуры можно полностью обезопасить от перемен", from Замятин К., Пасанен А., Саарикиви Я. "Как и зачем сохранять языки России"./ Часть I. Многоязычное общество и многоязычный индивид. Глава "Изменяющаяся роль языков", 35 с.
    ("Россия телләрне ничек һәм ни өчен сакларга". / I баб - "Күптелле җәмгыять һәм күптелле индивид", "Телләрнең үзгәрүче роле" өлеше, 35 б.)
  7. пп.73-76 Замечания общего порядка № 21 о Праве человека на участие в культурной жизни, прописанном в п.1а ст.15 Международного пакта об экономических, социальных и культурных правах

Шулай ук карагыз[править]