Умный регион/Многоязычие/Татарский/Мой Татарстан/tt

Викимедиа проектыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Тел/ Tel: русский · English · татарча / tatarça
Акыллы төбәк.РФ
Россия Федерациясенең региональ үсешен тәэмин итүдә
Викимедиа проектлары мөмкинлекләрен куллану

Баш бит   Проект турында   Идеология   Стратегия   Юнәлешләр   Компетенцияләр   Адымнар   Төбәкләр   Күптеллелек
«Минем Татарстан» бәйгесе эмблемасы
Татарстан Республикасы гербы

«Минем Татарстан» — Татарстан республикасының тарихи, мәдәни һәм башка заманча феноменнарын тасвирлауга багышланган ел саен үткәрелүче бәйге-проект.

Татар телле викимедиачылар һәм Викимедиа РУ тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән алып барылган хезмәттәшлек чикләрендә башлатылган.

Үткәрелү вакыты[үзгәртү]

  • Башлана: 15 декабря
  • Тәмамлана: 31 гыйнвар
  • Финалистлар җәдвәлен бастыру: 15 февраль (план)
  • Контакт мәгълүматларны туплау һәм приз акчаларын җибәрү: 1 март (план)
  • Бәйге нәтиҗәләре буенча пресс-релизны бастыру: 8 март (план)

Тат.Википедия номинациясе[үзгәртү]

  • Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә (скан) оештырыла
  • Татар телле номинациясенең максатлары:
    • Интернет челтәрендә мәгълүмати яктан глобаль дәрәҗәдә кыйммәтле булган татар телле материалларның бастырылуын популярлаштыру
    • Җир йөзендә яшәүче татар телле халыкны планетаның алдынгы сайтларының берсе һәм иң күп мөрәҗәгать ителгән коммерциячел булмаган платформада төбәк турында белешмә-энциклопедик эчтәлекне тудыруга җәлеп итү
    • Татар телле халыкның глобаль дәрәҗәдә публик мохит булган күп телле Викимедиа тематик проектларында эшләү сәләтләрен үз иттерүгә ярдәм һәм теләктәшлек күрсәтү
  • Википедиянең татар телле бүлегендә бәйге фәкать индивидуаль зачётта һәм "Яңа булдырылган битләр" субноминациясендә үткәрелә.

Призлар[үзгәртү]

Катнашучылар[үзгәртү]

  1. Яше, яшәү иле яки төбәге, Викимедиа проектларында катнашу тәҗрибәсе буенча чикләүләрсез.
  2. Мәҗбүри шартлар
    1. Викимедиа проектларында хисап язмалары булуы (Википедиянең татар телле бүлеге аркылы теркәлү)
    2. бәйгедә бер хисап язмасы астында гына катнашу
    3. тат.Википедиядәге бәйгегә чыгарылган мәкаләләрне үз хисап язмасына кереп булдыру
    4. татар телле бүлегендә яңа мәкаләләрне тикшерү таләпләренең минималь критерийларына туры килүче материал булдыру:
    5. жюри бәяләүдә кулланган критерийларны кабул итәсез
    6. теркәлгәндә яки соңрак Хисап язмагызның көйләүләрендә контакт электрон адресны билгеләргә, Башка кулланучыларга миңа хатлар язарга рөхсәт итү пунктын тамгаларга һәм түбәндәге Саклау төймәсенә басырга — призёрларга хәбәр итү һәм акчаның катнашучының банк картасына күчерелүе өчен кирәкле мәгълүмат алу каналы
    7. приз акчасын ала алу өчен, катнашучылар
      1. оештыручылар такымының вәкиле үзләренә хәбәр җибәрүдән бер атна эчендә җавап кайтара, приз акчасының күчерелүе өчен үз банк картасы мәгълүматларын билгели
      2. Россия Федерациясендә салым агенты статусы булмаганнары үз илләренең салым җыю инспекциясе белән мөнәсәбәтләрен үзе хәл итә — Россия эчендәге салымнар өчен Викимедиа РУ үзе хисап тота һәм аларны приз акчасыннан чыгара)
  3. Теләк буенча:
    1. Википедиянең башка тел бүлекләрендә инде булган мәкаләләрне бар форматлавын саклап тәрҗемә итү өчен Эчтәлеген тәрҗемә итү (Content Translation) коралын куллану
      1. Хисап язмагызның Бета-функцияләре бүлегендә кабызыла — "Эчтәлеген тәрҗемә итү" пунктын тамгалыйсыз һәм астарак Саклауга басасыз
      2. Википедия системасына үз хисап язмагыз белән кергән килеш, Коралны ачасыз
    2. Википедиянең татар телле бүлегендәге кулланучы битегезне бәйге катнашучысы калыбы белән тамгалыйсыз (кулланучы битендә калыпларның урнаштырылуы үрнәге) — яңа мохит белән беренче таныша башлаганда хаталар ясау табигый; монда нишләргә тырышканыгызны билгеләсәгез, нишләгәнегезне аңламыйча тат.Википедияне вата башласагыз да, тәҗрибәле катнашучылар сезгә карата сабырлырак булыр; моннан тыш мәкаләләрегезне теркәү һәм бәйгегә караган башка төрле мәсьәләләр белән сезгә ярдәм итү җиңелрәк булачак.
    3. Булдырылган материалларны жюри эшчәнлеге коралында теркәү (булдырылу вакыты һәм минималь күләм критерийларына туры килүен автоматик рәвештә билгели). Википедиягә үз хисап язмагыз астында кереп, жюри коралына керәсез (булдырылачак, үрнәк өчен "Безнең университетлар" проекты чикләрендә кулланылганы) һәм түбәндәге гамәлләрне башкарасыз:
      1. диалогны башлау өчен, зәңгәр төсле [Submit] төймәсенә басасыз,
      2. системага керергә теләгезне зәңгәр төлсе [Allow] төймәсенә басып раслыйсыз,
      3. (Add on behalf of) исемле тәрәзендә, зәңгәр төсле [Next] төймәсенә басып, үз хисап язмагыз исеменнән теркәвегезне раслыйсыз,
      4. (Article's title) исемле тәрәзендә, теркәлгән мәкалә исемен кертеп, аны зәңгәр төсле [Next] төймәсенә басып раслыйсыз,
      5. булдырылу вакыты һәм материал күләме критерийларына туры килүен тикшерү тәрәзендә (бар тамгалар яшел булганда), бәяләүгә тапшырылуын яшел төсле [Add] төймәсен басып раслыйсыз
    4. Вики-Татарстан.tatarstan Телеграм-каналында сораулар бирү — җаваплар бәйгенең Тат.Википедиядәге битендә Еш бирелгән сораулар бүлегендә бастырылачак

Мәкаләләргә карата таләпләр[үзгәртү]

  1. Катнашучы тарафыннан 15.12.2020-31.01.2021 арасында Татарча Википедиядә яңа булдырылган (Яңа мәкалә язу кулланмасы)
  2. Бәйге темасына туры килә (Татарстаның географиясе, мәдәнияте, тарихы һәм бүгенге чынбарлыклары)
  3. кимендә 200 сүз һәм 2500 байттан тора
  4. әдәби телнең белешмә-энциклопедик стиле нормаларына туры килгән эчтәлек
    1. критик проблемалар булуы турында кисәтү калыплары белән тамгаланмаган
  5. уникаль темага материал (инде язылган мәкаләләрнең тематик игезәкләре булган мәкаләләр тиз бетерүгә чыгарыла):
    1. үзегезне кызыксындырган теманың Төркем:Татарстан'га кергән берәр тематик астөркемдә инде булу-булмавын тикшерүдән башлагыз
    2. яисә, башка берәр телле бүлекнең төркемнәр агачында үсә торган материалны татарчага тәрҗемә итү юлы белән булдыру алдыннан (мәсьәлән башкортча, инглизчә, русча, төрекчә һәм башка телләрдән)Башка телләрдә бүлегендә татар теленең бар-юклыгын тикшереп алыгыз (санакта эшләгәндә, Википедия эмблемасы астында урнашкан сул багана менюсының соңгы бүлеге).
  6. мәкаләдә түбәндәге очраклары күренми
    1. вандализм,
    2. авторлык хокуклары тәртипләрен санга салмау
    3. Яши биргән шәхесләр биографияләренә карата тәртип бозулар,
    4. нигезсез фикерләр яки
    5. спам.

Жюри[үзгәртү]

Татар телле викимедиачыларының глобаль юзер-төркеме эмблемасы.

Номинация буенча жюри татар телле викимедиачыларының юзер-төркеменә керүче волонтёр катнашучылары арасыннан сайланыла. Өстәмә таләпләр:

Жюри: Бәйге тәмамлануга[үзгәртү]

  1. Бәяләүгә түбәндәге минималь критерийларга туры килүче мәкаләләрне кабул итә:
    • Катнашучы тарафыннан бәйге барышында булдырылган
    • күләме буенча 200 сүз һәм 2500 байттан ким түгел
    • критик проблемаларны белдерүче кисәтү калыплары белән тамгаланмаган
    • авторлык хокуклары таләпләрен бозмый (Википедия тышыннан гади яки комплекслы плагиат юк).
  2. Мәкаләләр Бәяләү җәдвәле критерийлары буенча бәяләнә
  3. Аерым катнашучылар тарафыннан җыелган балларны хисаплый һәм нәтиҗәләрне бәйге битендәге бастыра (үрнәк)

Жюри: Бәяләү һәм баллар[үзгәртү]

  1. Гомуми һәм мәкаләләр язуга кагылышлы кагыйдәләрне бозулары аркасында башка идарәчеләр бетергән материаллар өчен җаваплы түгел һәм боларга бәя бирми
  2. Мәкаләләрне бәяләү җәдвәле (Fountain коралы булдыруга, анарга да сылтама өстәргә) билгеләгәнчә, жюри түбәндәге параметрлар буенча (0 - юк/минимум, 1 - бар/ярыйсы, 2 - тәмле/яхшы; максимум - 26) баллар бирә:
    1. Феноменның әһәмиятлелеген һәм асылын кыскача ачыклаучы кереш бүлеге
    2. материал күләме
    3. Мәкаләгә башка битләрдән сылтамалар урнаштырылган
    4. Күрсәтелгән мәгълүматның дөреслеген тикшереп алу мөмкинлеген тәэмин итү өчен, китерелгән фактларның абруйлы чыганакларга искәрмәләр һәм сылтамалар белән дәлилләнүе һәм аларның күләме
    5. адекват күләмдә төркемләү
    6. интервики барлыгы (гамәлдәге Викимәгълүмат элементына бәйләнелү яки яңаны булдыру)
    7. адекват күләмдә викификация
    8. урынлы калыплар-карточкалар, навигацион һәм тематик калыпларның урнаштырылуы
    9. Мәкалә сурәтләнгән (яңа файлларны бүлеккә яки Викиҗыентыкка йөкләү өчен өстәмә балл)
    10. татар теле сыйфаты (грамматика, орфография, стилистика әдәби норма)
    11. белешмә-энциклопедик стиль
    12. нейтраль караштан тасвирлану
    13. мәкаләнең бәхәс бите "Бәйге мәкаләсе" һәм "Тәрҗемә ителгән мәкалә" калыплары белән тамгаланган (үрнәк1 и үрнәк2) — аны ачучы һәркемгә бу битне кем һәм нинди проект чикләрендә булдырган, мондагы мәгълүмат кайсы тел бүлегеннән тәрҗемә ителгән.
  3. Жюри карары соңгы һәм үзгәртелми.
  4. Бәйге нәтиҗәләре җәдвәлендәге урын һәм минималь квалификация таләпләрен үтәгән катнашучылар арасында приз фондының бүленүе язылган бар мәкаләләр өчен бирелгән балларның катнашучы өлешенә пропорциональ килеш билгеләнә.

Оештыручылар[үзгәртү]

Ил эчендә «Викимедиа РУ» коммерциячел булмаган партнёрлык буларак билгеле Викимедиа Россия илкүләм вики-волонтёрлар берләшмәсенең рус телле эмблемасы:
* Эшчәнлеге турында
* Устав
* Таныклыклар

Бәйгене оештыруда Россия һәм чит ил викимедиачылары катнаша ала. Оештыру такымы әгъзаларына таләпләр:

  • Викимедиа проектларында идарә эшчәнлеге тәҗрибәсе
  • халыкара катнашучылары булган россияле һәм/яки халыкара вики-бәйгеләрне оештыру һәм үткәрү тәҗрибәсе
  • арасында тәҗрибәле татар телле викимедиачылары бар

Оештыручылар: Бәйге башланганчы[үзгәртү]

  1. проектны башкару инфраструктурасын булдыра:
  2. бәйгенең башлануы турында пресс-релиз әзерлиләр (үрнәк1, үрнәк2, үрнәк3)

Оештыручылар: Бәйге дәвамында[үзгәртү]

  • киң кулланылган мессенджерларда яңа катнашучыларның сорауларына җавап бирү (WikiTatarstanTT@Telegram, @WhatsApp, @Facebook)
  • җавапларны бәйгенең тат.Википедиядәге битенең Бәхәс бүлегендә урнаштыру:
    • төрле категория мәкаләләр буенча үрнәк мәкаләләре (минем мәктәп, җирле истәлекле урын, танылган шәхес, вакыйга, оешма, һ.б.)
    • һ.б.


Оештыручылар: Бәйге тәмамлануга[үзгәртү]

  • җиңүчеләрдән контакт мәгълүматны туплый һәм приз акчаларын тапшыра
  • бәйге нәтиҗәләре турында пресс-релиз бастыра (үрнәк1, үрнәк2, үрнәк3)

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]