Wiki for UN/tt

From Meta, a Wikimedia project coordination wiki
Берләшкән Милләтләр өчен Вики
#UN75 һәм #БМО75
24–31 октябрь 2020


БМО өчен Вики (тулы башлык: Берләшкән Милләтләр өчен Вики) - Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) белән бәйле темаларга контент белән Википедия һәм башка Викимедиа проектларын баету кампаниясе. Проект Берләшкән Милләтләр Оешмасының нигезләнүенең 75-еллыгына багышлана. Кампанияне төп максатлары буларак БМО структурасы һәм эшчәнлек өлкәсе турында мөмкин кадәр күп телдә белемне җәелдерү, дөнья буйлап оештырган активлыклары һәм программалары турында хәбәрдарлыкны үстерү һәм киләчәктә БМО белән бәйле темаларны тирәнрәк яктырту өчен нигез салу булып тора.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы Уставы 1945 елның 24 октябрь көнне гамәлгә керә һәм оешма барлыкка килә. Моның аркасында һәр елның 24 октябре Берләшкән Милләтләр Оешмасы көне буларак билгеләнә. Кампания Берләшкән Милләтләр Оешмасы көнендә башлана, үткәрелү вакыты 24–31 октябрь 2020.

Гомуми мәгълүмат[edit]

  • Башлану датасы һәм вакыты: 24 октябрь 2020, 10:00 UTC (13:00 мск).
  • Тәмамлану датасы һәм вакыты: 31 октябрь 2020, 10:00 UTC (13:00 мск).
  • Урын: онлайн.
  • Телләр: барысы.
  • Коммуникация: Telegram-канал.

Регистрация һәм өлешне теркәү[edit]

  • Адым 1: Хисап язмагызны катнашучылар исемлегенә кертеп, безнең белән бергә булуыгызны белдерегез.
  • Адым 2: Башка катнашучылар һәм координаторлар белән аралашуның төп урыны булган Telegram-каналга кушылыгыз.
  • Адым 3: Өлешегезне нәтиҗәләр битенең урынлы бүлекләренә теркәгез.

Социаль медиа[edit]

Кампания турында мәгълүматны социаль челтәрләрдә тарату өчен аеруча #WikiforUN (#БМОөченВики) һәм #WikiforUnitedNations (#БерләшкәнМилләтләрӨченВики) хэштегларны кулланырга сорыйбыз. Шулай ук #UN75 (#БМО75), #UnitedNations75 (#БерләшкәнМилләтләр75), #UNDay (#БМОКөне) һәм #UnitedNationsDay (#БерләшкәнМилләтләрКөне) хэштегларны кулланып була.

Шулай ук карагыз[edit]