Википедия:Бәйге оештыру кагыйдәләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәйге оештыру кагыйдәләре latin yazuında])

Википедия:Тавыш бирү:Бәйге кысаларында булдырылган мәкаләләрне викиләштерү буенча тавыш бирүе нәтиҗәсе буларак бәйгеләр оештыруның түбәндәге кагыйдәләре кабул ителә:

  1. Татарча Википедиядә оештырылган бәйгеләр һәм аларда катнашучылар үз гамәлләре белән Википедия эшчәнлегенә киртә салмаска тиеш.
  2. Бәйгеләрне гомуми вазыйфаларны башкаруда даими катнашканнар гына оештыра ала.
  3. Бәйгенең максаты, аудиториясе, гамәлләр планы һәм календаре алдан әзерләнә, яңалыклар форумында игълан ителә, тавыш бирү килешендә расланыла, фикерләшү процедурасы башланганнан соң кимендә 7 көн дәвамында, аның бүлегендә/битендә барган бәхәстә аргументлар белән дәлилләнгән {{Каршы}} тавышлар бирелмәгән чакта, җәмгыять бәйгене оештырырга рөхсәт бирде дип санала, бәйге нәтиҗәләре буенча хисап әзерләнә һәм бастырыла.
  4. Татар Википедиясе җәмгыяте ризалыгын бирмәгән чакта, гомум Викимедиа тарафыннан оештырылган бәйгеләрдән тыш, татарча Википедия кысаларында башка бәйгеләр оештырылу тыела.
  5. Катнашучыларның һәм булдырылган материалның җирле тәртипләрен хөрмәт итүләре өчен бәйге оештыручылары җаваплы. Бәйге оештырылган очракта, бәйге кысаларында барлыкка килгән барлык мәкаләләр оештыру өчен җаваплы кешеләр (бәйге инициаторлары, бәйге казыйлары һ.б.[1]) тарафыннан Википедия таләпләренә туры китерелергә тиеш була:
    1. Мәкаләне татар теле кагыйдәләренә һәм энциклопедик стильгә яраклаштыру.
    2. Теманы кыскача билгеләүче аерым кереш бүлеген булдыру.
    3. Мәкаләгә, мөмкин булган очракта, башка битләрдән сылтамалар урнаштыру.
    4. Мәкалә язуда кулланылган мәгълүмат чыганакларын, искәрмәләрне күрсәтү.
    5. Мәкаләдә сүзгә алынган башка темалар, урыннар яки шәхесләргә вики-сылтамалар урнаштыру.
    6. Башка тел бүлекләрендәге игезәкләр булганда, мәкаләне алар белән интервики юлы белән бәйләү.
    7. Мәкаләне төркемнәргә кертү.
    8. Мәкаләгә, мөмкин булганда, форматлау, тематик яки навигацион калыпларын урнаштыру.
  6. 5нче пункт үтәлгәч, мәкаләне булдырган кулланучының бәхәс битенә, киләчәктә булдырылачак мәкаләне шундый тәртиптә ясау турында киңәш бирелә.
  7. Яңа бәйгеләрне элеккеләрдән соң капланмаган бурычлары булмаган оештыручылар гына оештыра ала.
  8. Викимедиа бәйгеләре кысаларында барлыкка килгән мәкаләләрне Википедия таләпләренә туры китерү буенча, беренче чиратта, аларның Татар Википедиясе кысаларында алып баручы инициаторлары җавап бирә.
  1. Калган кулланучылар тарафыннан да тыелмый.