Celtic Knot Conference 2020/tt

From Meta, a Wikimedia project coordination wiki
Кельт төене
Викимедиа күптеллелек конференциясе
9-10 июль 2020
Онлайн чара

⏯️ Видео-пул
Эчтәлек белән үз җаегыз белән танышыгыз, бер үзегез яки аулагыйда!
🛰️ Шул ук арада
6-12 июль көннәрне вики-җәмәгатьчелек параллель чараларны оештыра, үзегезнекен теркәп алыгыз!
💬 Бергә бәйлибез
Башка катнашучылар белән танышып аралашыгыз, белешмә өстәлләренә мөрәҗәгать итегез...

✅ Катнашучылар игътибарына
✅ Чыгыш ясаучылар игътибарына

Чара турында[edit]

"Кельт төене 2018" конференциясе катнашучылары
Éinín — Ирландиядәге Викимедиа җәмгыятенең талисман хайваны
"Кельт төене 2019" конференциясендә чыгыш ясаучы
"Кельт төене 2018" конференциясе вакытындагы практик тәҗрибә уртаклашу сессиясе

Википедия әһәмиятле мәгълүмат чыганагына әйләнде — ай саен аның битләренә 20 миллиард тапкыр мөрәҗәгать ителә. Шул ук арада цифрлы чорның төп элементының төрле телләрдәге бүлекләрендә кешелекнең белеме тигез тасвирлана дип әйтеп булмый.

Викимедиа хәрәкәтенең "Кельт төене" күптеллелек конференциясе мәгълүматка доминант булмаган телләрдә ирешү мөмкинлеген булдыру тема буенча тәҗрибәсе булган шәхесләрне туплау һәм алар арасында күперләрне булдыруга хезмәт итә. Максатыбыз буларак үз тел җәмгыятьләренә хезмәт итү, чит телләрне белмәүчеләрнең үзләренә файдалы булырлык мәгълүматка үз телләрендә ирешү мөмкинлекләрен үстерү буенча белемне туплауда һәм үзләштерүдә ярдәм күрсәтү булып тора. Элекке еллардагыча, зур басым Викимәгълүмат һәм телләргә ярдәм күрсәтүдә аның мөмкинлекләре темасына ясалачак.

Беренче "Кельт төене" Викимедиа күптеллелек конференциясе 2017 нче елда Эдинбург шәһәрендә үтә. Викимедиа Бөекбритания илкүләм оешмасы һәм җирле партнёрлар аны шотланд теле (гэльча) вики-җәмгыять өчен әһәмиятле темаларына басым ясап оештыра. 2018 нче елда конференция Аберистуит (уэльсча) һәм 2019 нче елда Фалмут (корнча) шәһәрләрендә үтә. 2020 нче елда, COVID-19 тудырган сәламәтлелекне саклау өлкәсендәге кризисның дәвам итүе аркасында, конференция читтән торып катнашу форматында узачак. Алдан планлаштырылган ирланд теле һәм аның Викимедиа җәмгыятен үстерү темасын саклап калабыз, шул ук арада кельт төенендәге һәм аның тышындагы башка телләрне һәм җәмгыятьләрне тәкъдир итү һәм аларга ярдәм күрсәтүне дә максат итеп куябыз. Чара илкүләм Викимедиа Бөекбритания оешмасы, Викимедиа Ирландия җәмгыяте, Лимерик шәһәрендәге Хант музее, Викимедиа хәрәкәтенең халыкара җәмгыяте һәм башка стейкхолдерлары ярдәмендә оештырыла.

Формат[edit]

"Кельт төене 2020" конференциясе — өйдән катнашу мөмкинлеген бирүче дистанцион чара. Бу конференция программасына да тәэсир итә:

  • Катнашучылар төрле вакыт зоналарында булулары аркасында, барысының бер юлы җыелулары мөмкин булмаска мөмкин. Бу туры эфирларны оештыруның нәтиҗәлелеген төшерә. Эчтәлек кешегә җайлы вакытта ирешерлек булырга тиеш;
  • Конференциядә өйдән катнашу өстәмә уңайсызлыклар белән бәйле, югарырак концентрацияне таләп итә. Кыска сессияләр һәм темалар буенча аралашуны вакыт белән чикләмәү дөресрәк була дип уйлыйбыз;
  • Күп кызыклы темаларны каплавыбыз көтелә — катнашучылар конференция сессияләреннән "үзләре өчен" иң актуаль өлешләрен сайлап карый алулары мөмкинлеген бирүче "заказ буенча" программа килеш оештырырга телибез.

Нәтиҗәдә берничә катнашу юлын тәкъдим итәбез:

  • 9-10 июль көннәрендә соңыннан да карала алырлык туры эфир;
  • Youtube видеолары буларак бастырылачак алдан язылган сессияләр тупланмасы һәм катнашучылар чыгыш ясаучыларга сораулар бирә алулары өчен асинхрон аралашу мохитләре. Программа эчендә бу пулдан бер яки берничә видеоны сайлап карау өчен җитәрлек буш вакыт каралган. Сессияләрне шулай ук бергәләшеп карау да мөмкин;
  • Конференция атнасы дәвамында вики-җәмәгатьчелек телләр һәм GLAM (галерея-китапханә-архив-музейлар белән хезмәттәшлек) кебек темаларга күп санлы сателлит (параллель) чараларны оештыра;
  • Катнашучыларның танышу, аралашу һәм үзләренә әһәмиятле проектлар буенча ярдәм-киңәш алулары өчен "Викимәгълүмат" һәм "Телегездәге Википедиянең моторын кабызу" кебек белешмә өстәлләренә багышланган социаль мохитләр эшлиячәк.

Төп этаплары[edit]

  • ✅ Чыгыш ясауга чакыру: 27 февраль - 30 апрель 2020
  • ✅ Чыгышларны раслау: май 2020
  • ✅ Программаның бастырылуы: 17 июнь
  • ✅ Катнашучыларның теркәлүне башлау: 17 июнь
  • ✅ Социаль челтәр каналларны оештыру: 17 июнь
  • Видео-материалларны бастыру: чарага берничә көн кала