Умный регион/Направления/Региональное многоязычие/Цифровая жизнеспособность/tt

Материал c сайта НП «Викимедиа РУ»
Перейти к навигации Перейти к поиску
Тел/ Tel: русский · English · татарча / tatarça
Акыллы төбәк.РФ
Россия Федерациясенең региональ үсешен тәэмин итүдә
Викимедиа проектлары мөмкинлекләрен куллану

Баш бит   Проект турында   Идеология   Стратегия   Юнәлешләр   Компетенцияләр   Адымнар   Төбәкләр   Күптеллелек
Слайдлар
Үсештәге тел гадәттә көндәлек тормышының бар мохитләрендә аралашу өчен кулланыла. Бер генә мохитен дә -булсын берәр фән яки сәнгать өлкәсен, җитештерү яки хезмәтләр күрсәтү тармагын - бу телдә аралашудан (ягъни фикерләү образларын тудырудан) чыгару – аны төзелмәслек килеш сугып бәрү була, бу телне юкка чыгаруга булыша. ... [Кешеләрнең дөнья турындагы] яңалыкларны бу телдәге тәгъбирләрдән көтүләренә ашкынырга кирәк.

— Гайнулла Ф. Шайхиев[1]

"Телне һәм мәдәниятне саклау өлкәсендәге парадокс - үзгәрүләре аркылы гына сакланыла алуында. Үзгәрешләрдән фәкать үле (юкка чыккан) мәдәният һәм телләрне генә тулысынча саклап була."[2]

Анника Пасанен, Янне Саарикиви

Бүгенге татар компоненты турында түбәндәгесен белдереп була:
  • татар дөньясы күренүче Галәм яки андагы Киек Каз Юлы галактика исемле туган ягыбыз белән чикләнми,
  • заманча татар мәдәнияте дөньяга ачык, бар глобаль алдынгы практикаларны үз итә һәм актик килеш яңалар белән баетыла,
  • татарча төрле дөньякүләм IT-платформаларда интерфейс теле буларак кертелгән, Татарстанда исә төбәк-күләм дәүләт хезмәтләрен күрсәтүдә дә кулланыла.

Фәрһад Фәткуллин


Чыгарылыш мәгълүматлары[править]

«Һәркем өчен мәгълүмат» ЮНЕСКО прогр. Россия комитеты, РФ Милли мәсьәләләр буенча федераль агентлыгы, Халыкара асаба халыклар телләре декадасын һәм «Дәүләтнең милли сәясәтне үткәрү» Россия Федерациясе дәүләт программасы, һ.б. тарафыннан оештырылган

«Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү: тел сәясәте, кыенлыклар һәм перспективалар» төбәкара фәнни-практик конференциясе, «Телләрне саклауда заманча мәгълүмати-коммуникацион технологияләр роле» секциясе, Казан, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗәни ис. Тарих институты , 21.06.2022, 13:30 — 16:00

Чыгыш исеме: "Татарстанның тотрыклы тел һәм мәдәни күптөрлелеге өчен цифрлы экосистема. Нәрсә, нигә һәм ничек?"

Автор: Фәрһад Фәткуллин, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы (2020-2022), Ел вики-волонтёры (2018), «Викимедиа РУ» коммериячел булмаган партнёрлык (2017 дән), татар (2018 дән) һәм төрки телле вики-волонтёрлар берләшмәләре(2019 дән), participant of Россия халыклары телләрендә Википедия бүлекләрне үстерү проекты катнашучысы (2015 тән)

Тезислар[править]

Цифрлы мохит бар социаль процессларны тизләтә. Үсә торган элемтәләр саны һәм тыгызлыгы, алдыбызда торган максатка ирешүдә куллана алганыбыз оптимизация мөмкинлекләре социаль тукыманы цифрлы мохиткәчә булганыннан төптән үзгәртә. Булсын аерым шәхес яки кеше төркемнәре арасындагы икътисади элемтәләр кулланылыштагы тел һәм башка гомуммәдәни концептуаль интерфейсларының үзгәрешенә актив тәэсир итә. Акыл нигезендә эш иткәннәре иң үткен мәдәни коралларны сайлый, нәтиҗәдә иң күп сервисларга юл ачкан телләргә күбрәк игътибар бирә, шул исәптән: электрон дәүләт хезмәтләре, салым-чик-иммиграция-лицензияләр һәм башка регистрлар, дәүләт органнары белән мөнәсәбәт форматлары һәм ысуллары, төрле тематик массакүләм мәгълүмат чаралары, бар җирле һәм халыкара стандартлар буенча белешмәлек документациясе, ясалма интеллект һәм тавыш ярдәмчеләре кулланган компьютер аңларлык мәгълүмат базалары, белем алу, кыска курслар, имтихан-сертификация һәм бәйле тел интерфейсы кулланылган башка халыкара мәгълүмати системалар. Идарә итүче системалар буларак, телгә нигезләнүче мәдәни концептуаль мохитләр үзләренә буйсынган социаль институтлар һәм бәйле мөнәсәбәтләрдән комплекслырак, ягъни беренчеләрне тотрыклы килеш саклау һәм үстерү өчен матди икътисадны трансформацияләүгә караганда күбрәк игътибар һәм көч таләп ителә. Максат телләрнең кулланылыш даирәсен, моны таэмин итүче платформа һәм сервислар санын, алар аркылы ирешерлек белем төгәллеге һәм хезмәтләр сыйфатын үстерә алу өчен комплекс чаралар кирәк. Цифрлы элемтәләрдә, аеруча социо-икътисади мәгълүматны тудыру, тарату һәм болар тирәсендәге мөнәсәбәтләрдә, бу компьютер аңларлык протоколларга күчү белән генә мөмкин дип күренә. Охшаш иерархик булмаган системаларының озын мөддәтле тотрыклылыгын тәэмин итә алу өчен гамәлдәге идарә итү системаларының үзгәрешен, динамик вәкаләтләр һәм табышлар бүлешү ысулларының булдырылуын таләп итәчәк. Гамәлдәге аналитик тикшеренү Викимедиа халыкара волонтёрлык хәрәкатенең цифрлы экосистемасына кергән текстка нигезләнүче Татарча Википедия метагаләме, Викимәгълүмат күптелле белем базасы һәм башка вики-проектлар нигезендә үткәрелгән; татар телле проектлар һәм бәйле элементлар кросс-платформалы цифрлы тел оясын булдыру һәм тикшерү өчен кулланылды. Телнең глобаль яшәешен тәэмин итә алучы минималь тотрыклы экосистемада бу телне кулланучылары өчен бар критик мәсьәләләр буенча заманча мәгълүматның булырга тиешлеге турында нәтиҗә ясала.

Контексттагы гомум комментарий[править]

Тел һәм мәдәни белем кешелекнең исән калу һәм чәчәк атуын тәэмин итүче кораллар булып тора. Кешелекнең бар буыннары үстергән телләре һәм туплаган мәдәни белеме гомумкешелек мәдәни мирас буларак күренә һәм кабул ителә. Боларның барысының бер үк заманда тотрыклы килеш кулланылышта калуын һәм үстерелүен тәэмин итү фәкать статусларына карамастан (булсын аерым шәхес яки аларның төркеме, юридик шәхес, төрле дәрәҗә дәүләт органнары яки дәүләтара институтлары) тигез хокуклы катнашучылар системасында мөмкин.

Искәрмәләр[править]

  1.  (рус.)"[Н]астал момент, когда ... язык стал лишь инструментом, средством выражения образов мысли. ... Развивающийся язык находится обычно в общении во всех сферах жизненного цикла. Исключение хотя бы одной сферы, будь она разделом какой-то науки или искусства, производства или услуг, из общения на этом языке, т.е. из производства образов мысли, наносит языку непоправимый удар, способствует его вымиранию. ... Надо стремиться, чтобы новость ожидали из формулировок этого языка."Шайхиев Г.Ф. "Язык разума. Мы думаем и по-татарски, и по-русски, и по-английски..." Казань, изд-во «Хәтер»: 2000 ISBN 5-900004-83-X сс.230-231 Глава V Раздел 9 Асимметрия в эволюции мышления.
  2.  (рус.) "Парадокс сохранения культуры и языка заключается в том, что они сохраняются исключительно путем изменения. Только мертвые языки и культуры можно полностью обезопасить от перемен", чыганак: Замятин К., Пасанен А., Саарикиви Я. "Как и зачем сохранять языки России"./ Часть I. Многоязычное общество и многоязычный индивид. Глава "Изменяющаяся роль языков", 35 с.
    ("Россия телләрне ничек һәм ни өчен сакларга". / I баб - "Күптелле җәмгыять һәм күптелле индивид", "Телләрнең үзгәрүче роле" өлеше, 35 б.)

Шулай ук карагыз[править]